
«Татар телендә антонимнар» - ВКР
- 25.07.2022
- 46
- 461
Содержание
Введение
Выдержка из текста работы
Заключение
Список литературы

Автор: navip
Содержание
1. Татар телендә антонимнар һәм аксюмороннар
1.1. Антонимнар турында гомуми мәгълүмат 10
1.2. Антонимнарның төрләре 15
1.3. Антонимнарның күпмәгънәле сүзләр, омонимнар һәм синонимнар белән бәйләнеше 25
1.4. Антонимнарның стилистик мөмкинлеге 26
1.5. Оксюморон 30
2. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә антонимнарны өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре
2.1. Антонимнарны өйрәнү методикасы һәм алымнары 36
2.2. Антонимнарны өйрәнү өчен күнегүләр һәм биремнәр 38
Йомгак 44
Файдаланылган әдәбият исемлеге 47
Введение
Тел белемендә сүз һәм аның мәгънәсен, шуңа бәйле рәвештә, антонимияне өйрәнү гаять мөһим бурычлардан санала. Телдә антонимиягә бәйле мәсьәләләр бик күп. Аваз составы ягыннан бертөрле булып, төрле мәгънә аңлатучы бу берәмлекнең антонимик асылы әдәби әсәрләрдә сүз уйнату, каламбурлар, төрле стилистик бизәкләр тудыру мөмкинлеге бирә. Шуның белән беррәттән антонимнарны өйрәнүнең лексикография фәне өчен дә әһәмияте бар. Бу яктан, семантик антонимнарның асылын ачу бик мөһим. Атап әйткәндә, антонимнар белән полисемия күренеше арасына чик кую аңлатмалы һәм тәрҗемәи сүзлекләребезнең гыйльми-лингвистик сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.
Антонимнар телнең лексикасында да, фонетикасында да, морфологиясендә һәм синтаксисында да чагыла. Шуңа да соңгы елларда тел белемендә аларны грамматика системасында өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.
Гомуми тел белемендә антонимнарны өйрәнү белән күп кенә галимнәр шөгыльләнәләр. Төрле телләрдә бу күренешнең яшәве, аның табигате, төрләре турында игътибарга лаеклы хезмәтләр бар.
Тикшерүчеләрнең күбесе (А.А. Реформатский, Н.М. Шанский, Л.А. Введенская, М.И. Фомина һ.б.) сөйләм антонимнар, контекстуаль антонимнар һәм окказиональ антонимнар аерып чыгаралар һәм аларның индивидуаль-стилистик кулланылышта барлыкка килүенә игътибар итәләр.
М.Н. Шанский үзенең бер хезмәтендә антонимия һәм антонимнар мәсьәләсен күтәрә [65: 25-26].
М.И. Фомина үзенең «Хәзерге рус әдәби теле. Лексикология» китабында антонимга түбәндәге билгеләмә бирә: «Одним из ярких проявлений системных отношений в лексике является соотносительные противопоставление двух и более слов, противоположных по самому общему и наиболее существенному для из значения семантическому признаку, такие слова называются лексическими антонимами (греч. аnti – против + onyma – имя)» [57: 116]. Антонимик рәт һәм аның төрләрен күрсәтә. Антонимнарны ике төргә бүлә: контекстуаль һәм сөйләм антонимнарына. Ул шулай ук антонимнарның стилистик вазифасын да билгели. Стилистик фигуралар – антитеза һәм оксюморонга билгеләмә биреп, матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар китерә. Антонимик сүзлекләргә аерым параграф багышлый, Л.В. Введенский, Н.Б. Колесникованың сүзлекләре турында кыскача язып уза. Л.В. Введенскийның сүзлегендә капма-каршы мәгънәләрне белдерүче 862 пар антонимнар тупланып бирелгән. Бу сүзләр табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау җирлегендә барлыкка килгәннәр. Антонимнарга матур әдәбияттан күп мисаллар китерелә. Н.Б. Колесникованың сүзлегендә исщ 1300 антонимик пар тупланган. Шулайк ук галимә М.И. Фомина антонимнар буенча күнегүләр китергән [57: 116-134].
Е.Н. Миллер үзенең хезмәтендә антонимия күренешенә зур урын биргән. Ул антонимга кагылышлы күп проблемаларны тикшерә. Антонимнарны лексикада, фразеологиядә, сөйләмдә анализлый. Антонимга мондый билгеләмә бирә: «Антонимы – это лингвистически сопряженные пары слов, принадлежащие одной части речи, являющиеся членами уникальной, единичной, бинарной (привативной, градуальной или эквиполентной), пропорциональной, многомерной оппозиции. Под лигвистической сопряженностью понимается регулярная воспроизводимость слов – антонимов в речи и взаимная противопоставленность их значений» [35: 3-203].
Рус тел белемендә антонимнарга багышланган күп хезмәтләр бар. Мәсәлән, Р.Н. Попов, Д.П. Валькова үзләренең «Хәзерге рус әдәби теле» китабында антонимга билгеләмә бирәләр, антонимның төрләрен тикшерәләр һәм күп санлы мисаллар китерәләр [41: 78-79].
Л.А. Новиков «Антонимнар» исемле мәкаләсендә антонимга билгеләмә бирә, антонимның типларын билгеләп китә. Ул антонимнарның әдәби әсәрләрдә тоткан урынын ачып сала. Антонимнарны дөрес һәм урынлы куллануның фикерне конкретлаштыруда, ачыклауда зур әһәмияткә ия булуын әйтә [39: 31].
Рус телендә антонимнар сүзлеге 1971 елда гына басылып чыга (Л.А Введенская. «Словарь антонимов русского языка. Ростов, 1971). Моннан соң әллә күпме сүзлекләр дөнья күрде.
Антонимнар проблемасы тел гыйлемендә яхшы өйрәнелгән проблемалар рәтенә керсә дә, төрки тел гыйлемендә, шул исәптән башкорт тел гыйлемендә, бу мәсьәлә ХХ гасыр азагында гына тикшерелә башлана. Мәсәлән, башкорт тел белемендә антонимия мәсьәләсе В.Ш. Псянчин, М.Х. Әхтәмов, Җ.Г.Киекбаев һ.б. хезмәтләрендә күтәрелә.
М.Х. Әхтәмовның «Башкорт теленең антонимнар сүзлеге» 1973 елда басылып чыга. галим антонимнарны ике зур төркемгә – тел һәм телмәр (ягьни, татарча – сөйләм; контекстуаль яки стилистик) антонимнарына бүлә. Антонимнарны болай бүлеп карауның теоретик әһәмияте дә зур. Сүзлекнең керешендә автор антонимиягә кагылган башка мәсьәләләрне дә карый. Анда антонимнарның күпмәгънәле (полисемантик) сүзләр һәм синонимнар белән булган мөнәсәбәте мәсьәләсе дә җентекле тикшерелгән [9].
М.Х. Әхтәмов үзенең икенче бер хезмәтендә антонимга билгеләмә биреп, аларны ясалышы, чыгышы, сүз төркемнәре, мәгънәләре буенча бүлеп карый. Антонимнарның күпмәгънәле сүзләр, омонимнар һәм синонимнар белән бәйләнешен карый. Стилистик фигуралар – антитеза һәм оксюморонга билгеләмә китерә, мисалларны М. Кәрим, Ш. Бабич, Н.Нәҗми шигырь-ләреннән күрсәтә. Антонимнарның халык иҗатында, матур әдәбият әсәрләрендә, мәкаль һәм әйтемнәрдә ешрак куллануы турында яза [8: 57-66].
Профессор Җ.Г. Киекбаев үзенең хезмәтендә антонимга билгеләмә бирә, башкорт телендә сүзләргә аффикс кушылу белән дә антонимнар ясалырга мөмкин икәнен белдерә. Алар бер әйбернең икенче әйбергә барлыгын яки юклыгын белдергән -лы, -ле һәм -һыз, -һез аффикслары белән ясала. Мисаллар китерә: атлы – атһыз, көслө – көсһөз, тозло – тозһоз, урманлы – урманһыз, балалы – балаһыз, эшле – эшһез һ.б. Антонимнарны караганда контрастлык төшенчәсе күзлегеннән чыгып эш итәргә кирәк [30: 85-92].
Татар телендә антонимнар турында башлап әдәбиятка бәйле рәвештә фикер йөртелә. Мәсәлән, әдәбият теориясе турындагы бер хезмәтендә Ф. Хатипов, антонимнарга билгеләмә биреп, мисаллар китереп китә [64: 92-93]. Ул антонимнарның әдәби әсәрләрдә тоткан урынын ачыклап үтә, шулай ук хезмәттә оксюморон һәм антитезага да билгеләмә бирелә. Аларга әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелә.
Татар теле белемендә антонимнарның һәм оксюмороннарның кайбер үзенчәлекләре В.Х. Хаков, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Г.Х. Әхәтов, Х.Ф. Курбатов һ.б. хезмәтләрендә тикшерелә.
Антонимнар турында мәгълүмат Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә ярыйсы ук тулы бирелгән. «Тел дигән дәрья бар…» китабында ул «Тәмле дә тел, тәмсез дә тел» исемле бүлектә антонимга билгеләмә бирә, поэзиядән бик күп мисаллар китерә [47: 48-51]. Аның «Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология» китабында да антонимнарга аерым параграф бүленгән [49: 51-56]. 1997 елда Ф.С. Сафиуллина һәм Л.М. Ризванованың татарча-русча антонимнар сүзлеге чыга. Бу сүзлектә 1000 парга якын антонимнар тупланган.
В. Хаков үзенең «Татар әдәби теле» хезмәтендә антитезаның төрле каршылыкларны, иҗтимагый тормыш күренешләрен ачык күзалларга мөмкинлек бирә алуы турында әйтә. Татар әдәби теленең функциональ стильләрендә антитеза семантик яктан төрле лексик берәмлекләр ярдәмендә ясала ала ди [60: 76-78].
В. Хаков оксюморон турында да түбәндәгеләрне әйтеп үтә. Сүзләр арасындагы капма-каршылык, мәгънә ягыннан логик законнарга туры килмәү оксюморон нигезендә ята. Гадәттә, күренешләрне белдерүче һәм аларны ачыклаучы сүзләр арасында контрастлык барлыкка килә. ХХ гасыр башларында җәмгыятьтәге каршылыкны, иҗтимагый тормыштагы җитешсезлекләрне сатирик фаш итү максатында бу алымның еш кулланылганлыгы күренә. Антитеза һәм оксюморон алымнарын В. Хаков үзенең «Тел һәм стиль мәсьәләләре» исемле хезмәтендә карый. Оксюмороннарны бик күп мисалларга таянып тикшерә. Оксюмороннарда аергычлар тиңдәшләнеп тә китә алуын; оксюморон составындагы аергычлар бер-берсенә контраст рәвешендә дә бирелеп, антонимик формада килергә мөмкинлеге; оксюморонның ирония белән бергә кушыла алу мөмкинлеген ачыклый [60: 78-81].
Х.Ф. Курбатов антонимнар дип, бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләрне атый. Аларны саф һәм контекстуаль төрләргә бүлә, антонимнарның стилистикадагы функциясенә дә бераз туктала [26: 87-88].
Күренүенчә, татар тел белемендә антонимнар һәм оксюмороннар мәсьәләсе төрле галимнәр тарафыннан азмы-күпме өйрәнелгән һәм аның теге яки бу төренә карата игътибарга лаеклы фикерләр дә әйтелгән. Ләкин проблема шактый катлаулы. Шуңа күрә бу проблемага карата фикер төрлелекләре әле булса да яшәп килә. Антонимнарны һәм оксюмороннарны тел белеменең бүгенге үсеше дәрәҗәсендә тикшерү кирәкле мәсьәлә булып кала килә. Бу бигрәк тә антонимнарны гамәли яктан уку-укыту процессына да кагыла.
Чыгарылыш квалификация эшенең максаты түбәндәгеләр белән чикләнә:
1. Билгеле теоретик хезмәтләр нигезендә татар телендә антонимия һәм оксюморон күренешләренә анализ ясау, аларга бирелгән билгеләмәләрне барлау, төркемнәргә бүлү һәм типларын билгеләү мәсьәләләрен, барлыкка килү юлларын яктырту;
2. Антонимнарның һәм оксюмороннарның стилистик мөмкинлекләрен ачыклау, татар матур әдәбияты әсәрләреннән иј матур мисаллар нигезендә аларны күзәтү;
3. Антонимнарны һәм оксюмороннарны урта мәктәптә балаларга өйрәтү методларын һәм алымнарын барлау, аларны төрле күнегүләр белән ныгыту системасын булдыру.
Диплом эшенең төп чыганаклары булып төрле телләр материаллары нигезендә башкарылган фәнни-теоретик һәм методик тикшеренүләр, дәреслекләрдә урын алган практик материаллар һәм, иң мөһиме, татар матур әдәбият әсәрләрендә кулланылган, сүзлекләрдә теркәлгән күркәм тел үрнәкләре хезмәт итә.
Чыгарылыш квалификацион эшенең теоретик әһәмияте теоретик һәм методик тикшеренүләрдәге фәнни фикерләрне тәртипкә салуда һәм барлауда чагыла. Практик әһәмияте тупланган бай материалны югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында, урта мәктәптә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә файдаланыла алу мөмкинлегендә. Эшнең нәтиҗәләре һәм матур әдәбият әсәрләреннән җыйналган мисаллар антоним һәм оксюморон күренешләре белән кызыксынучыларга киләчәктә нигез булып тора ала.
Эшнең башкарылу күләме, дәрәҗәсе югары уку йортлары студентларының чыгарылыш квалификация фәнни тикшеренүләренә куелган таләпләренә ярашлы башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдәге югары фәннилеккә дәгъвә итми.
Выдержка из текста работы
1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
АНТОНИМНАР ҺӘМ АКСЮМОРОННАР
1.1. Антонимнар турында гомуми мәгълүмат
Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар (грек. anti – каршы, onyma – исем) дип аталалар. Антонимнарның үсеше кешенең чынбарлыктагы капма-каршы күренешләрне танып белүенә бәйле [49: 52]. Мәсәлән:
Егет китте, мин калдым. (М. Җәлил, «Кызыл ромашка)
Кемнәр киткән, кемнәр үтерелгән, кемнәр Себердән хур булып кайткан – шуларның барын берәм-берәм сөйләделәр, үтерелгән мөгаллимәләрне сагындылар. (Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр)
Бу мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган нәкъ Габдулла килеп төшкән Галиәскәр бай йорты сыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә, аңардан кайтыш булмаса да, бер генә дә артык түгел, искерәк бер йорт иде. (Ә. Фәйзи, «Тукай»)
Бу мисаллардагы парлы сүзләрнең мәгънәләре капма-каршы (китте – калдым, киткән – кайткан, асты – өсте), андый сүзләрне антонимнар диләр.
Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый. Мондый үзенчәлек, иң беренче чиратта, билге белдергән сүзләргә хас, чөнки иң башлап билгеләр каршы куела: ак – кара, акыллы – акылсыз, күп – аз, яхшы – яман, сабырлы – сабырсыз, ялкау – уңган, дөрес – ялган, дымлы – коры, җанлы – җансыз, ерак – якын, иске – яңа, коточкыч – матур. Мәсәлән:
Ак матур – чак матур, кара матур – бик матур. (Мәкаль)
Акыллы ир – ил агасы, акылсыз ир – ил бәласе. (Мәкаль)
Х.Р.Курбатов «Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы» дигән хезмәтендә антонимга түбәндәге билгеләмә бирә: «Сүзләр мәгънә охшашлыклары (синоним булулары) буенча гына түгел, мәгънә каршылыклары буенча да үзара бәйләнештә була. Бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип йөртелә» [26: 87].
Ф.М. Хатипов «Әдәбият теориясе» хезмәтендә: «Синоним-нарның киресе, ягъни капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала (грекча anti + onomo сүзләреннән ясалган, каршы исем дигәнгә туры килә). Антонимнар катлаулы, каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, шул каршылыкны сиздерүгә хезмәт итәләр, контраст фонда күрсәтеп, кабул итүне үткенәйтәләр», – дип яза һәм мисаллар китерә: Әйе, ул вакыт мин бер өермә эченә кереп киткән идем ки, төпсез бер галәм иде: шатлык, сәгадәт, моң, хәсрәт, ләззәт, газап… Мин сөя идем. (Ш. Камал)
М.Х.Әхтәмов «Хәзерге башкорт теле» хезмәтендә антоним турында болай яза: «Антоним термины грек теленең anti «каршы» һәм onoma, onyma «исем» сүзләреннән ясалып, каршы төшенчәдәге исемнәр, капма-каршы мәгънәдәге исемнәр дигән мәгънәгә туры килә. Антонимнар дип, капма-каршы мәгънәдәге ике яки уннан артык сүзләрне атыйлар: акрын – тиз, бейек – тәпәш, дошман – дус, керү – чыгыу, күп – әз, начар – якшы, кайгы – шатлык» [8: 57].
Профессор Җ.Г. Киекбаев үзенең «Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе» хезмәтендә антонимга мондый билгеләмә бирә: «Антоним – грек сүзе; анти – каршы һәм онима – исем дигән мәгънәне белдерә. Мәгънәләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы булган сүзләр, гадәттә, антонимнар дип аталалар. Мәсәлән, яхшы – яман, яхшы – начар, матур – начар, озын – кыска, озак – тиз, ак – кара, зур – бәләкәй һ.б.» [30: 85].
Заключение
Тел белемендә антонимия һәм оксюморон күренешләрен өйрәнү гаять мөһим бурычлардан санала. Татар теле белемендә алар азмы-күпме өйрәнелгән, ләкин бу проблема өстәмә игътибар сорый.
Татар телендә антоним дип капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне атау кабул ителгән.
Антонимнар оксюмороннарга якын тора. Шулай да антонимнар белән оксюмороннар арасында аерма зур. Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керәләр һәм бер сүзтезмә булып йөри башлыйлар, бер-берсе белән логик бәйләнешкә кермәгән сүзтезмәләр. Мондый күренеш оксюморон дип атала.
Тел белемендә антонимнарны нинди дә булса уртак билгеләренә карап төркемлиләр. Татар телендә аларның түбәндәге төрләрен билгеләү яклау тапкан: 1) мәгънәләре буенча (даими, контекстуаль); 2) ясалышлары буенча (тамыр, ясалма, кушма сүзләрдән генә торган антонимик парлар); 3) сүз төркемнәре буенча (исемнәрдән, сыйфатлардан, килешләрдән, рәвешләрдән, ярдәмлек сүзләрдән торган антоним парлар).
Антонимнар күп мәгънәле сүзләр белән (полисемия күренеше) тыгыз бәйләнештә тора.
Антонимнар бик үзенчәлекле стилистик чара булып йөриләр. Аларның бу вазифасы сөйләмнең яңгырашын күтәрүдә, сөйләмгә аерым бер аһәң бирүдә күренә. Алар сөйләмнең эчтәлеген баета, укучы һәм тыңлаучының игътибарын үзенә җәлеп итә. Бу бигрәк тә матур әдәбият стилендә чагыла, чөнки әдәби сөйләм үзенең киң кулланылышта булуы һәм сәнгатьчә яңгырашы ягыннан телдәге башка стильләрдән аерылып тора. Анда төрле сөйләм үзенчәлекләре, образлы сурәтләү алымнары бергә кушыла һәм язучының әдәби телне үстерүдә ярдәм итә торган үзенә хас стиль чараларына зур урын бирелә.
Хәзерге поэзиядә антонимнар ярдәмендә стилистик капма-каршылыкны белдерүче чара ясала һәм бу антитеза дип атала. Проза һәм драма әсәрләрендә бу алым төрле каршылыкларны, иҗтимагый тормыш күренешләрен ачык күзалларга мөмкинлек бирә. Алар фикерне логик яктан көчәйтүдә, күренешләрне ачык итеп күз алдына китерүдә зур урын тоталар.
Антонимнар һәм оксюмороннар стилистик яктан телне баеталар. Алар тарихи-традицион юнәлештә үсеп, сөйләмнең семантик үзенчәлекләрен арттыруда әһәмиятле урын тоталар.
Антонимнарны өйрәнү бик тә әһәмиятле, чөнки алар телнең сүз байлыгы да булып тора. Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта. Сүзлек запасы баеган саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Антонимнар кешене үзен чолгап алган мохит белән таныштыра, аның актив үзгәртүчесе итәләр, хезмәткә, кеше көченә, матурлыкка дан җырлыйлар, уй-тойгылар уяталар, хисләргә тәэсир итәләр. Шуңа күрә антонимнарны һәм оксюмороннарны урта мәктәптә өйрәнү зур әһәмияткә ия.
Башлангыч сыйныфта антонимнар турында гомуми төшенчә бирелә һәм, фонетика, орфография, грамматика һәм әдәбият дәресләренә бәйләнешле рәвештә, башка сыйныфларда дәвам иттерелә. Шуңа күрә укытучы кайсы сыйныфта һәм уку елының кайсы чирегендә антонимнарны укучының актив сүзлегенә кертергә кирәклекне истә тотып эш итә.
Югарыда алынган методик алымнар безнең тарафтан мөмкин кадәр күбрәк күнекмәләр белән нигезләргә тырышылды. Дөрес, бу кечкенә тикшеренүдә алар тулысынча яктыртыла алмый. Шуңа күрә эшнең башкарылу күләме, дәрәҗәсе студентларның чыгарылыш квалификацион эшенә куелган таләпләргә ярашлы гына башкарыла һәм соңгы дәрәҗәсе югары фәннилеккә дәгъва итми. Киләчәктә аны үстерү һәм тирәнәйтү максатка ярашлы.
Список литературы
1. Атнабаев Ә. җиз кыңгырау моңнары (шигырьләр, поэмалар) . – Уфа: Китап, 1998. – 63 б.
2. Атнабаев Ә. Пьесалар. – Уфа: Башк. кит. нәшр., 1978. – 140 б.
3. Әдәби тел мәсьәләләре яңадан күтәрелә; Мәсьәләне өзәргә вакыт // Ибраһимов Г. Әсәрләр. – 8 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1987.
4. Баянов Ә. Ут һәм су. Роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. – 235 б.
5. Биш кыллы саз. Шигырьләр. – Уфа: Башк. кит. нәшр., 2001. – 400 б.
+ еще 90 источников
Тема: | «Татар телендә антонимнар» | |
Раздел: | Литература и лингвистика | |
Тип: | ВКР | |
Страниц: | 46 | |
Стоимость текста работы: | 2400 руб. |
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
- Цены ниже рыночных
- Необходимый уровень антиплагиата
- Прямое общение с исполнителем вашей работы
- Бесплатные доработки и консультации
- Минимальные сроки выполнения
- Пишем сами, без нейросетей
Мы уже помогли 24535 студентам
Средний балл наших работ
- 4.89 из 5
написания вашей работы
Следующая работа
Татар телендә балык атамалары лексикасы-
ВКР:
Антонимы и их использование на уроках татарского языка
52 страниц(ы)
ЭЧТӘЛЕК
1. Татар телендә антонимнар һәм аксюмороннар
1.1. Антонимнар турында гомуми мәгълүмат 10
1.2. Антонимнарның төрләре 151.3. Антонимнарның күпмәгънәле сүзләр, омонимнарРазвернутьСвернуть
һәм синонимнар белән бәйләнеше 25
1.4. Антонимнарның стилистик мөмкинлеге 26
1.5. Оксюморон 30
2. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә антонимнарны
өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре
2.1. Антонимнарны өйрәнү методикасы һәм
алымнары 36
2.2. Антонимнарны өйрәнү өчен күнегүләр һәм
биремнәр 38
Йомгак 44
Файдаланылган әдәбият исемлеге 47
-
Дипломная работа:
Татар телендӘ «моҢ» концептын ачыклаучы тел берӘмлеклӘре
63 страниц(ы)
КЕРЕШ 2
БҮЛЕК I 6
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «МОҢ» КОНЦЕПТЫН АЧЫКЛАУЧЫ ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ 6
1.1. Тел белемендә концепт төшенчәсе һәм аны өйрәнүдәге юнәлешләр 61.2. Татар телендә моң төшенчәсе 7РазвернутьСвернуть
1.3. Татар телендә «Моң» концептосферасының төзелеше 17
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 33
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ “МОҢ” КОНЦЕПТЫН 33
ӨЙРӘНҮ 33
2.1. Яңа басма татар теле дәреслекләре нигезендә “Моң” концептын белем чыганагы буларак куллану 33
2.2. “Моң” концепты ярдәмендә укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү 40
2.3. “Моң” концептын сүзләр бәйләнешен өйрәнгәндә кулланышка 48
кертү 48
ЙОМГАК 57
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 60
-
Дипломная работа:
Татар телендӘ тӘм белдерҮче сыйфатлар
58 страниц(ы)
КЕРЕШ 3
ТӨП ӨЛЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
СЫЙФАТЛАРНЫҢ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР1.1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемнәре 7РазвернутьСвернуть
1.2. Сыйфатларның тарихи үсеше 12
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СЫЙФАТЛАР
2.1. «Тәм» төшенчәсенең төзелеше 18
2.2. Борынгы төрки язма истәлекләрдә тәм белдерүче сүзләрнең кулланылышы 20
2.3. Хәзерге татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең лексик-семантик системасы 26
2.4. Татар теленең диалектларында тәм белдерүче сыйфатларның кулланылышы 35
2.5. Татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең ясалышы һәм кулланылышы 36
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕН ӨЙРӘНҮ МЕТОДИКАСЫ
3.1. Татар теле дәресләрендә сыйфат сүз төркемен өйрәнү 40
3.2. Башлангыч сыйныфларда билгене белдерүче сүзләрне өйрәнү 43
3.3. VІ сыйныфта «Сыйфат» сүз төркемен өйрәнү 46
ЙОМГАК 51
-
ВКР:
Татар телендә тәм белдерүче сыйфатлар
58 страниц(ы)
КЕРЕШ 3
ТӨП ӨЛЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
СЫЙФАТЛАРНЫҢ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР
1.1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемнәре 71.2. Сыйфатларның тарихи үсеше 12РазвернутьСвернуть
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СЫЙФАТЛАР
2.1. «Тәм» төшенчәсенең төзелеше 18
2.2. Борынгы төрки язма истәлекләрдә тәм белдерүче сүзләрнең кулланылышы 20
2.3. Хәзерге татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең лексик-семантик системасы 26
2.4. Татар теленең диалектларында тәм белдерүче сыйфатларның кулланылышы 35
2.5. Татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең ясалышы һәм кулланылышы 36
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕН ӨЙРӘНҮ МЕТОДИКАСЫ
3.1. Татар теле дәресләрендә сыйфат сүз төркемен өйрәнү 40
3.2. Башлангыч сыйныфларда билгене белдерүче сүзләрне өйрәнү 43
3.3. VІ сыйныфта «Сыйфат» сүз төркемен өйрәнү 46
ЙОМГАК 51
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 54
-
ВКР:
Татар телендә модальлекне белдерүче чаралар
62 страниц(ы)
Кереш.3
Беренче бүлек. Татар телендә модальлекне белдерүнең грамматик чаралары.10
1.1. Морфологик чаралар.101.1.1. Модаль сүз төркемнәре һәм модальлек.10РазвернутьСвернуть
1.1.2. Фигыль наклонениеләренең модаль мәгънә белдерү мөмкинекләре.17
1.1.3. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыльләр.27
1.2. Синтаксик чаралар.34
1. 3.Модальлекне белдерү чарасы буларак синтаксик фразеологизмнар һәм редупликация.34
1.4. Модаль кисәкләр һәм модальлек.40
Икенче бүлек. Татар телендә модальлекне белдерүнең лексик чаралары.43
Йомгак.56
Кулланылган әдәбият исемлеге.59
Чыганаклар.63
Кушымта Татар теле дәресләрендә модальлекне өйрәнү (“Хәбәрлек сүзләр” темасы мисалында): дәрес эшкәртмәсе
-
ВКР:
Татар телендә хәл фигыль һәм аның фигыль системасында урыны
55 страниц(ы)
Кереш.3
1. Татар телендә хәл фигыль һәм аның фигыль
системасында урыны.8
1.1. Татар морфологиясендә фигыль сүз төркеме .121.2. Татар морфологиясендә хәл фигыльне өйрәнүнеңРазвернутьСвернуть
кыскача тарихы.18
1.3. Татар морфологиясендә хәл фигыль һәм аның төп үзенчәлекләр.15
1.4. Хәл фигыль формаларының башка фигыль формалары белән килеп, эш-хәлне башкару мәгънәсенә өстәмә төсмер бирүе.15
1.5. Хәл фигыль янында тыныш билгеләре.15
1.6. Хәл фигыль формаларының тарихи формалашуына
кыскача күзәтү.15
1.7. Хәл фигыль формаларының гомуми диалекталь
үзенчәлекләре турында.15
1.8. Хәл фигыльләрнең стилистик мөмкинлеге мәсьәләсе.15
2. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре. 18
2.1. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү методикасы буенча кайбер фикерләр . 18
2.2. Урта мәктәптә хәл фигыльне өйрәнү өчен күнегү үрнәкләре. 18
2.3. Урта мәктәптә морфологияне үзләштерүгә ярдәм итәрдәй кайбер катлаулы теоретик сораулар һәм аларга җаваплар. 23
Йомгак.36
Файдаланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге.38
-
Дипломная работа:
79 страниц(ы)
ВВЕДЕНИЕ 3
ГЛАВА 1. СИСТЕМА ДОКУМЕНТАЦИОННОГО ОБЕСПЕЧЕНИЯ УПРАВЛЕНИЯ: СОСТАВ И ОСНОВНЫЕ ПОНЯТИЯ 11
1.1. Характеристика нормативно-методической базы делопроизводства в системе исполнительной власти 111.2. Служба документационного обеспечения управления (ДОУ) ее назначение, задачи, структура и состав 20РазвернутьСвернуть
ГЛАВА 2. АНАЛИЗ ДОКУМЕНТАЦИОННОГО ОБЕСПЕЧЕНИЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ МИНИСТЕРСТВА ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ 31
2.1. Структура Министерства земельных и имущественных отношений и виды ее действия 31
2.2. Характеристика работы с документами в Министерстве земельных и имущественных отношений и требования к их оформлению 44
ГЛАВА 3. ПРОБЛЕМЫ В ОРГАНИЗАЦИИ ДОКУМЕНТООБОРОТА И НАПРАВЛЕНИЯ ЕГО СОВЕРШЕНСТВОВАНИЯ В МИНИСТЕРСТВЕ , ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ 55
3.1 Проблемы и недостатки организации документооборота в Министерстве земельных и имущественных отношений Республики Башкортостан 55
3.2 Рекомендации для повышения эффективности документооборота. 59
ЗАКЛЮЧЕНИЕ 63
СПИСОК ИСПОЛЬЗОВАННЫХ ИСТОЧНИКОВ И ЛИТЕРАТУРЫ 66
ПРИЛОЖЕНИЯ 73
-
Дипломная работа:
Организация самостоятельной работы на уроке английского языка
77 страниц(ы)
Введение….3
Глава I Теоретические основы организации самостоятельной работы
в организации…7
1.1 Сущность и дидактические принципы организации самостоятельнойработы учащихся….7РазвернутьСвернуть
1.2 Классификация видов самостоятельной работы учащихся по
дидактической цели….15
1.3 Формирование самостоятельности и методы самостоятельной работы
на уроке английского языка….30
Выводы к главе I ….
Глава II Организация самостоятельной работы учащихся на уроке
Английского языка…41
2.1 Система самостоятельной работы с текстом на уроке английского
языка….41
2.2 Игровые упражнения для самостоятельной работы с лексическим
и грамматическим материалом на уроке английского языка….52
2.3 Самостоятельное чтение на уроке английского языка….60
Выводы к главе II …71
Заключение…72
Литература….75
-
Дипломная работа:
Островные татарские говоры южного Приуралья: кугарчинский говор
115 страниц(ы)
ВВЕДЕНИЕ….2-8
ГЛАВА I. СОСТОЯНИЕ ИЗУЧЕННОСТИ ДИАЛЕКТОВ И ГОВОРОВ. В ЮЖНОМ АРЕАЛЕ БАШКОРТОСТАНА 8
1.1. К вопросу об ареалогических исследованиях в татарской диалектологии… 8-191.2. История формирования кугарчинского говора и его этнолингвистические особенности…РазвернутьСвернуть
1.3. Фонетические особенности кугарчинского говора
1.4.Лексические особенности кугарчинского говора
1.5.Морфологические особенности кугарчинского говора
ГЛАВА II. МЕТОДИКА ПРЕПОДАВАНИЯ РОДНОГО ЯЗЫКА В УСЛОВИЯХ ДИАЛЕКТОВ И ГОВОРОВ
ЗАКЛЮЧЕНИЕ….
ИСПОЛЬЗОВАННАЯ ЛИТЕРАТУРА….
ЛЕКСИКОГРАФИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ….
УСЛОВНЫЕ СОКРАЩЕНИЯ….
-
Дипломная работа:
Проектирование и разработка информационной системы «диагностика коммуникативной компетентности»
90 страниц(ы)
Введение
Глава I. Теоретическое исследование коммуникативной компетентности
1.1. Понятие коммуникативной компетентности1.2. Детерминанты коммуникативной компетентностиРазвернутьСвернуть
1.3. Диагностика коммуникативной компетентности
Глава II. Аспекты создания информационной системы «Диагностика коммуникативной компетентности»
2.1. Теоретическое обоснование структуры информационной системы
2.2. Техническое задание на создание электронного пособия
2.3. Структура информационной системы
2.4. Основные элементы языков, используемых при разработке информационной системы
2.5. Экономический анализ проектирования и применения информационной системы
Глава III. Исследование коммуникативной компетентности
3.1. Организация исследования
3.2. Методы и методики исследования коммуникативной компетентности
3.3. Анализ и интерпретация полученных результатов эмпирического исследования коммуникативной компетентности
Заключение
Список использованной литературы
Приложения
-
Реферат:
18 страниц(ы)
Контроллинг в России 3
Контроллинг в США 10
Список использованной литературы 18
-
Курсовая работа:
Уголовный закон как источник уголовного права. Его цели, задачи и функции
37 страниц(ы)
Введение 3
1. Источники уголовного права. Понятие, признаки и структура уголовного закона 4
2. Структура уголовно-правовой нормы 53. Структура статьи уголовного закона 7РазвернутьСвернуть
4. Толкование уголовного закона 13
5. Действие уголовного закона во времени 21
6. Действие уголовного закона в пространстве 27
Заключение 34
Литература 36
-
Дипломная работа:
Решение краевых задач дифференциального уравне-ния второго порядка
29 страниц(ы)
Введение….….3
Глава I Краевые задачи для эллиптических дифференциальных уравнений второго порядка
1.1 Классификация дифференциальных уравнений второго порядка….51.2 Основные обозначения и термины. Класс функций . Определе-ние непрерывности функций по Гёльдеру… … ….7РазвернутьСвернуть
1.3 Принцип максимума для эллиптических уравнений….…8
1.4 Теоремы существования решений для эллиптических уравне-ний….11
1.5 Критерий компактности….12
Глава II Оценки решений краевой задачи для одного эллиптического уравнения второго порядка
2.1 Постановка задачи….….13
2.2 Существование и единственность решения краевой задачи ….…14
2.3 Оценки решения краевой зада-чи….20
Заключение….….25
Список литературы….….26
Приложение….27
-
Дипломная работа:
Использование духовной музыки в детском хоровом коллективе
97 страниц(ы)
Введение 3
Глава 1. Теоретические основы использования духовной музыки в детском хоровом коллективе 9
1.1. Исторические взгляды на проблему развития духовной музыки 91.2. Значение хорового пения в процессе формирования творческих способностей детей 29РазвернутьСвернуть
1.3. Особенности детского хорового коллектива 38
Выводы по I главе…. 46
Глава 2. Экспериментальная работа по использованию духовной музыки в детском хоровом коллективе 48
2.1. Содержание, формы и методы использования духовной музыки в детском хоре 48
2.2. Ход и результат опытно-экспериментальной работы 66
Выводы по II главе…. 74
Заключение 77
Список литературы 80
Приложение…. 90
Приложение 2… 99
-
ВКР:
67 страниц(ы)
Введение 2
Концептуализация проблемной области 5
1.1 Анализ и оценка проблемной области 5
1.2 Анализ существующих решений для построения формальной онтологии 111.3 Обоснование выбора применимости программы Protege 20РазвернутьСвернуть
Выводы по первой главе 23
Методы и модели отображения онтологий 25
2.1 Методы отображения онтологий 25
2.2 Методы автоматического построения онтологий 36
2.3 Язык онтологии OWL в программной среде Protege 41
Выводы по второй главе 43
Построение формальной онтологии учебных дисциплин 44
3.1 Постановка задачи 44
3.2 Программная реализация построения формальной онтологии предметов изучаемых на кафедре ПиВМ 48
Выводы по третьей главе 61
Заключение 62
Список литературы 64
-
Дипломная работа:
55 страниц(ы)
Введение 3
Глава I Теоретические аспекты проблем передачи культуроносной информации при переводе с английского языка на русский 61.1 Взаимосвязь языка и культуры в лингвистике 6РазвернутьСвернуть
1.2 Определение, классификация языковых реалий и их перевод 14
1.3 Фразеологизмы, крылатые слова, пословицы и поговорки как компоненты культуроносной информации и их перевод 23
Выводы по главе 1 32
Глава II Особенности перевод культуроносной информации английского языка на русский (на материале автобиографии М. Шараповой «Unstoppable: my life so far») 33
2.1. Анализ переводческих решений при переводе реалий с английского на русский язык 33
2.2. Анализ переводческих решений при переводе фразеологизмов с национально-культурным компонентом, отражающие английские реалии.41
Выводы по главе II 46
Заключение 47
Список использованной литературы 52